Главная страница
qrcode

!!!! 3 кл тат.т+уку. Методик берл шм ит кчесе Г. Г. С гыйтова 1 нче номерлы беркетм


Скачать 65.07 Kb.
НазваниеМетодик берл шм ит кчесе Г. Г. С гыйтова 1 нче номерлы беркетм
Дата14.05.2019
Размер65.07 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файла!!!! 3 кл тат.т+уку.docx
ТипДокументы
#62994
страница3 из 4
Каталог
1   2   3   4

ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәгыйтова Гөлсинә Гаяз кызының

2 нче сыйныфта әдәби укудан (рус төркеме)

эш программасы

(база дәрәҗәсе)

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

1 нче номерлы беркетмә

28 нче август 2017 нче ел
2017-2018 нче уку елы

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында беренчел күзаллаулар формалашу;
үзе яшәгән туган җирнең һәм зур ватанның берлеге, бердәмлегенә карата хөрмәт хисләре туу;
шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай карашта булу;
әхлаклылык һәм гуманизм кебек гомумкешелек принципларын, гаилә һәм мәктәп кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу;
үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру;
уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;
әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү нәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
үрнәк буенча эшли белү
аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү
рәсемнәр буенча җөмләләр,сораулар төзи белү
аңлап укый белү ;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү ;
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Үзең турында сөйләү, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү. Уку-язу әсбапларының исемнәрен, барлыгын, юклыгын әйтү, үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.
Уку хезмәте, яраткан китаплар, әсәр геройлары турында фикер алышып, диалогик сөйләм оештыру.
1 нче сентябрь бәйрәме турында сөйләү.
Гаилә әгъзаларын атау, алар турында (исемнәре, яшьләре, холыклары, һөнәрләре) сөйләү.
Өй хезмәтенә караган диалогта катнашу.
“Өс киеме”, “Ашамлыклар” кибетләрендә, “Базарда” темаларына диалогик сөйләм оештыру.
Яраткан яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында хәбәр итү.
Йорт һәм кыргый хайваннар, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү; аларны сурәтләп сөйләү.
Татар балалар язучылары, шагыйрьләре турында (Г. Тукай, М. Җәлил) кыскача белешмә бирү.
Балалар фольклоры әсәрләреннән табышмакларны, тизәйткечләрне, санамышларны, мәкальләрне дөрес һәм тиешле интонация белән әйтү.

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча укучы түбәндәге күнекмәләргә ия була:

Сөйләү
сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны кулланып, әңгәмәдәшең белән контактка керү: сөйли, сорый белү; сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;
телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу; орфоэпик нормаларны үтәү;
укыганның эчтәлеген сөйләү, эчтәлеккә карата фикереңне әйтә белү;
текстны үзгәртеп, аналогик текстлар төзеп сөйләү;
көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү);
сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;
укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;
персонажга кыскача характеристика бирү;
Тыңлап аңлау
аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;
тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
Уку
татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;
укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау;
контекст нигезендә таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Язу
тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
үрнәк буенча дустыңа хат язу;
үтелгән тема буенча кечкенә инша язу;
сөйләм бурычын аңлап, кыскача үз фикереңне язмача белдерү.
текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;
гади анкетаны тутыру.


2 нче сыйныфта белем бирү эчтәлеге

Без мәктәпкә барабыз -17 сәгать

Х.Гарданов“Исәнмесез, иптәшләр”шигыре. Белем бәйрәме турында сөйли белү; Сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып сәламләү, хәл сорау, саубуллашу;

Дуслар, сыйныфташлар белән танышу: исеме, яше, кайда яшәве, укуы.

Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Уку хезмәте, яраткан китаплар, әсәр геройлары турында фикер алышу;

“Беренче сентябрь” тексты. “Мин Казанга барам” , Б.Рәхмәт “Рәсемнәр ясыйбыз”, Н.Мадьяров “Мескен сумка”, Рус халык әкияте “Күмәч”.

Базарда -6 сәгать

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. ”Яшелчәләр” кибетендә,“Базарда” темаларына диалогик сөйләм оештыру. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Табышмаклар. “Базарда” һәм “Көз билгеләре” тексты.

Мин чисталык яратам-7 сәгать

Шәхси гигиена предметларының барлыгын, юклыгын әйтү, үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

“Алсу –пөхтә кыз” хикәясе, Җ.Тәрҗеманов ”Йомшак су, йөгерек су”, “Марат авырый”тексты, Р.Миңнуллин ”Күңелле тәнәфес”.

Кыш җитә.-5 сәгать

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү.”Кыш килә” сәнгатьле уку. Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә белү.

“Яңа ел бәйрәме” тексты, Н. Мадьяров “Шуабыз”(хр), “Тауда” тексты.

Безнең гаилә -5 сәгать

Гаилә әгъзаларын атау, алар турында (исемнәре, яшьләре, холыклары, һөнәрләре) сөйләү

Г. Тукай “Безнең гаилә”, “Безнең гаилә” тексты, Ш.Маннур “Яратам”, “Айдар бездә кунакта” тексты.

Яз килә 4 сәгать

Яз билгеләрен әйтә белү. Көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү

Ф.Кәрим”Яз”, Б.Рәхмәт ”Яз”.

Минем туган ягым- 7 сәгать

Яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. . Светофорда нинди төсләр барлыгын, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

“Туган ягым “ тексты, “Юлда” тексты, “Мин авылда яшим” тексты, М.Җәлил”Әтәч”.

Кибеттә- 4 сәгать

Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү

“Матур киемнәр кибете” тексты. Д.Аппакова ”Рөстәм” хикәясе.

Җәй -4 сәгать

Җәйге көннәр турында сөйли белү. Җәйге уеннарны истә калдыру. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

“Җәй җитте” тексты. М.Газизов”Балан”шигыре. Б.Рәхмәт “Матур җәй

Бәйләнешле сөйләм үстерү -8 сәгать, йомгаклау эше (арадаш аттестация)- 1 сәгать

Календарь – тематик план

Дәреслек. Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013


Дәреснең темасы
Сәг.

саны
Үткәрү вакыты
Искәрмә
план буенча
фактта
Без мәктәпкә барабыз- 20 сәг.(17+3)
1
Кереш дәресе. Беренче сентябрь – белем бәйрәме.
1






2
Х.Гарданов“Исәнмесез, иптәшләр”шигыре
1






3
Уку кирәк-яраклары.
1






4
"Беренче сентябрь” тексты.
1






5
Тылсымлы сүзләр.
1






6
Укытучыңны, дустыңны бәйрәм белән котлау
1






7
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Диалог төзү. Безнең мәктәп. Безнең сыйныф.
1






8
Без китапханәгә йөрибез. Китапханәдә.
1






9
“Мин Казанга барам” тексты
1






10
Бәйләнешле сөйләм үстерү.Әдәби уку дәресендә
1






11
Б.Рәхмәт “Рәсемнәр ясыйбыз”
1






12
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Диалог төзү. Предметларны кая куясың?
1






13
Без китаплар укыйбыз
1






14
Н.Мадьяров “Мескен сумка”
1






15
Син кайда яшисең?
1






16
Уеннар
1






17
Син өйдә нишләдең?диалогик-монологик сөйләм төзү
1






18
Рус халык әкияте “Күмәч”
1






19
“Күмәч” әкиятен сәхнәләштерү
1






20
“Без мәктәпкә барабыз” бүлеген кабатлау.
1






Базарда - 7 сәг.(6+1)
21
Җиләк- җимеш һәм яшелчә исемнәре
1






22
“Базарда” тексты .
1






23
Ә.Бикчәнтәева ”Салкын саф һава”
1






24
Яшелчәләр кибетендә. Табышмаклар.
1






25
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Диалог төзү. Базарда. Яшелчәләр кибетендә.
1






26
“Көз билгеләре” тексты.
1






27
“Базарда” бүлеген кабатлау.
1






Мин чисталык яратам - 8 сәг.(7+1)
28
Шәхси гигиена предметлары.
1






29
“Алсу –пөхтә кыз” хикәясе.
1






30
Без урамда уйныйбыз. Мин бүген нишләдем?
1






31
Җ.Тәрҗеманов ”Йомшак су, йөгерек су”
1






32
Бәйләнешле сөйләм үстерү Диалог төзү. Табиб янында.
1






33
“Марат авырый”тексты.
1






34
Р.Миңнуллин ”Күңелле тәнәфес”
1






35
“Мин чисталык яратам” бүлеген кабатлау
1






Кыш җитә - 6 сәг.(5+1)
36
“Кыш килә” тексты.
1






37
“Яңа ел бәйрәме” тексты.
1






38
Н. Мадьяров “Шуабыз”(хр)
1






39
“Тауда” тексты.
1






40
Бәйләнешле сөйләм үстерү.”Кошлар өчен ашханә”
1






41
”Кыш” бүлеген кабатлау
1






Безнең гаилә - 6 сәг.(5+1)
42
Г. Тукай “Безнең гаилә”
1






43
“Безнең гаилә” тексты.
1






44
Ш.Маннур “Яратам”
1






45
“Айдар бездә кунакта” тексты.
1






46
Бәйләнешле сөйләм үстерү.Татар халык ашлары.
1






47
”Гаилә” бүлеген кабатлау.
1






Яз килә- 4 сәг..
48
Ф.Кәрим”Яз”








49
Язгы киемнәр.








50
Б.Рәхмәт ”Яз”. Яз билгеләре








51
“8 нче март –Әниләр бәйрәме”








Минем туган ягым -7 сәг.
52
Минем республикам. Шәһәр, елга исемнәре.
1






53
“Туган ягым”тексты.
1






54
Шәһәр транспорты.
1






55
“Юлда” тексты
1






56
“Мин авылда яшим” тексты
1






57
М.Җәлил”Әтәч”.
1






58
«Мин Татарстанда яшим” бүлеген кабатлау
1






Кибеттә-5(4+1)
59
Киемнәр кибете. Кием исемнәре.
1






60
“Матур киемнәр кибете” тексты.
1






61
Д.Аппакова ”Рөстәм” хикәясе(хр)
1






62
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Диалог төзү. Ашамлыклар кибетендә.
1






63
“Кибеттә” бүлеген кабатлау
1






Җәй -5(4+1)
64
“Җәй җитте” тексты. М.Газизов”Балан”шигыре
1






65
Йомгаклау эше (арадаш аттестация)
1






66
Хаталар өстендә эш. Б.Рәхмәт “Матур җәй”(хр)
1






67
Без Сабантуйга барабыз. Җәйге уеннар
1






68
Ел буена үтелгәннәрне кабатлау
1






1   2   3   4

перейти в каталог файлов


связь с админом