Главная страница
qrcode

Протоколом от, Программаны эчт леге А латма язуы


НазваниеПротоколом от, Программаны эчт леге А латма язуы
Дата29.09.2019
Размер0.86 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаRabochaya_programma_2_ml_gr.doc
ТипПротокол
#65356
страница1 из 13
Каталог
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

УТВЕРЖДЕНА и ВВЕДЕНА в действие

приказом заведующей МБДОУ

«Детский сад №1 « Веселая карусель»

Чистопольского муниципального района

Республики Татарстан

«___»______________20__г.№____

_________________Ф.М.Галлямова

«Күбәләкләр» төркемендәге 7нче номерлы икенче кечкенәләр төркеменең эш программасы

Рассмотрена и принята

на заседании педагогического совета

протоколом №____от ____________

,

Программаның эчтәлеге:

Аңлатма язуы…………………………………………………………………..

1.1. Кереш………………………………………………………………………………

1.2. 3 – 4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре…………………………………………...

1.3. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә кече яшьтәге балаларның бакчада булу режимы……………………………………………………………………………………

2. Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең төп төрләре……………………..

2.1Белем бирү эшчәнлеген оештыру…………………………………………..

2.2.Балалар белән эшләү формалары………………………………………….
3.Эшчәнлекнең һәм белем бирү өлкәләренең төп төрләре юнәлешләре буенча мәсъәләләр һәм эшнең эчтәлеге…………………………………………………………………………

3.1. «Физик үсеш юнәлеше»……………………………………………..

3.1.1. «Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе………………………………………….

3.1.2. «Физик культура» белем бирү өлкәсе ……………………….
6.2. « Социаль– шәхси үсеш» юнәлеше…………………….

6.2.1. «Социальләштерү» белем бирү өлкәсе ………………………………

6.2.2. «Хезмәт» белем бирү өлкәсе …………………………………………

6.2.3. «Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе ……………………………….
6.3. «Танып белү – сөйләм үсеше» юнәлеше………………………………..

6.3.1. «Танып белү» белем бирү өлкәсе …………………………………

6.3.2. «Аралашу» белем бирү өлкәсе …………………………......

6.3.3. «Матур әдәбият уку» белем бирү өлкәсе ……..
6.4. «Нәфис – нәфасәти үсеш» юнәлеше……………...

6.4.1. «Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе ………………

6.4.2. «Музыка» белем бирү өлкәсе ……………………………………...

6.5. Культура – ял сәгате эшчәнлеге…………………………………….
4.Белем бирү эшчәнлеген комплекслы – тематик планлаштыру. ……………
5.Ата – аналар белән эшне оештыру.……………………………….....

6.Балаларга өстәмә белем бирүне оештыру…………………………..
7.Белем бирү программасының региональ компонентын тормышка ашыру (белем бирү программасының вариатив өлеше)……………………….......


    Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасының балаларның планлаштырган үзләштерү нәтиҗәләренә ирешү мониторингы……………………………................................


      Педагогик процессны программа – методика белән тәэмин итү……….


      Аңлатма язуы

      1.1.Кереш

      Чын эш программасы  «ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ КАДӘР» мәктәпкәчә белем бирүнең якынча төп гомуми белем бирү программасына нигезләнеп төзелгән.. / Н. Е. Вераксы, Т. С. Комарова, М. А. Васильева, редакциясендә, мәктәпкәчә белем бирү программасының – мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү структурасына -  Федераль дәүләт таләпләренә туры китереп икенче кечкенәләр төркеме өчен төзелгән.

      Эш программасы икенче кечкенәләр төркеме өчен тәрбия – белем бирү процессын оештыру эшен һәм эчтәлеген билгели һәм балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, социаль уңышны тәэмин итүче белем бирү эшчәнлегенең алшартларын формалаштыруга, физик, рухи һәм шәхси сыйфатлар үсешенә, төп культура формалашуга юнәлдерелгән. развитие физических, интеллектуальных и личностных качеств, формирование предпосылок учебной деятельности, обеспечивающих социальную успешность, сохранение и укрепление здоровья детей.

      Куелган максатлардан чыгып, түбәндәге мәсьәләләр формалаша:
      Сәламәтлекне саклау, тормышның сәламәтлек образына тарту, балаларның хәрәкәт һәм гигиеник культурасын үстерү.
    1. Балаларның дөньяга гуманистик юнәлеш карашы үсешен, аралашу культурасын, кешеләргә ягымлы һәм эмоциональ карашын тәрбияләү.
    2. Балаларның эстетик хисен, иҗади мөмкинчелекләрен, эмоциональ бәя ориентациясен, сәнгатькә һәм матур әдәбиятка тартылышларын үстерү.
    3. Танып белү активлыгын, кызыксынучанлыкларын, балаларның интеллектуаль мөмкинчелекләрен, мөстәкыйльлекләрен һәм инициативаларын, стремления к актив эшчәнлеккә һәм иҗатка омтылышларын үстерү.Максатны тормышка ашыру эшчәнлекнең төрле образдагы төрләре процессында алып барыла:
      Белем бирү эшчәнлеген, балалар эшчәнлегенең төрле төрдәге оештыру процессында тормышка ашырыла (уенлы, элемтә - аралашу, хезмәт, танып белү – тикшерү, музыкаль – сәнгать эшчәнлеге, уку).
    4. Режим моментлары вакытында тормышка ашырылучы белем бирү эшчәнленге;
    5. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.


        Эш программасын тормышка ашыру буенча балаларның гаиләсе белән бәйләнешкә керү.
        Шулай итеп, программа мәсьәләләрен чишү балаларның һәм зурларның бердәм, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген белем бирү эшчәнлеге кысаларында гына түгел, ә инде режим моментларын мәктәпкәчә белем бирү спецификасына туры китереп үткәргәндә генә тормышка ашырыла.

        Эш программасының эчтәлеге балаларның төрле яклап үсешен яшьүзенчәлекләре һәм физик, социаль – шәхси, танып белү сөйләм үсеше, сәнгать – эстетик төп юнәлешләр буенча аерым үзенчәлекләре белән тәэмин итүче белем бирү өлкәсенең җыелмасын үз эченә ала.

        Эш программасының региональ компонентында Татарстан Республикасының социаль-экономик һәм социокультура климатик, милли - мәдәни демографик мөмкинчелекләрен исәпкә алып, белем бирү процессында катнашучылар ярдәмендә формалашучы балаларның белем бирү эчтәлеге чагылган. Региональ компонент төрле яклап физик, социаль - шәхси, танып белү – сөйләм үсеше, сәнгать – эстетик үсешкә юнәлдерелгән һәм балаларны милли культура чыганакларына, туган якны, татар телен өйрәнүгә тарту чарасын үстерүне баетуны карый.
        3 – 4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре
        3-4 яшьлек бала кырыйга гаилә түгәрәге кысаларыннан акрынлап чыга. Аның аралашуы ситуациядән тыш
        Уенның төп үзенчәлеге булып аның шартлары тора: берүк әйберләр белән берүк күренешне үтәү аларның башка әйберләр белән башка күренешләргә тәэсир итүен ачыклый. Икенче кечкенәләр төркеме өчен уенның төп эчтәлеге булып уенчыклар һәм алмаштыручы әйберләр санала. Уенның озынлыгы зур түгел. Кече яшьтәге балалар бер – ике рольле һәм гади, җыйнак сюжетлы катлаулы булмаган уеннар белән чикләнәләр. Бу яшьтә кагыйдәле уеннар әле формалаша башлый гына.

        Баланың сәнгать эшчәнлеге аның әйберләр турында күзаллавыннан тора.
        Вак моториканың үсеше өчен әвәләү зур әһәмияткә ия.
        Игътибар һәм хәтер җәелдерелә. Зурларның үтенече буенча балалар 3 – 4 сүз һәм әйберләрнең 5 – 6 исемен истә калдыра алалар. Икенче кечкенәләр төркеме ел ахырына теләсә нинди әсәрдән шактый зур өзекләрне истә калдырырга сәләтлеләр.

        Күрсәтмә – нәтиҗәле фикерләү үсеше дәвам итә. Бу халәттә вакыйга рәтендә шартларның үзгәреше теләгән нәтиҗәне исәпкә алып максатчан сынау нигезендә тормышка ашырыла. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әйберләр арасында бәйләнешне һәм кайбер яшерен бәйләнешләрне урнаштырырга сәләтлеләр.

        Уртанчылар төркеме яшендә күзаллау үсә башлый, ул бигрәк тә уенда күрсәтмәле күренә, кайчан объектлар икенчеләрен алмаштыручы сыйфатында чыгыш ясыйлар. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре кагыйдәләр һәм нормалар белән бәйләнгән. Максатчан йогынты нәтиҗәсендә алар башка балалар һәм үзенең хәрәкәтен бәяләү нигезендә чыгыш ясаучы чагыштырмача бер зур күләмдәге нормаларны үзләштерә алалар. Балаларның үзара мөнәсәбәте бик ачык итеп уен эшчәнлегендә ачыла. Алар актив үзара мөнәсәбәткә кергәнче, күбрәк янәшә уйныйлар. Баланың яшьтәшләре төркемендәге халәте күпчелек тәрбияченең фикере белән билгеләнә.торышы күпчелек әле шартлы. Моның белән, сүзле күрсәтмәләр белән кушылучы, баланың үзе аркасында үз хисләрен чикләүче хәлләрне күзәтергә мөмкин. Үз – үзен бәяләү җәелдерелә башлый, балалар бу вакытта шактый зур дәрәҗәдә тәрбияченең бәясенә таяналар. Шулай ук аларның сайланган уенчыклар һәм сюжетлар характерында чагылучы, җенси тиңләшү үсеше дәвам итә.


        Мәктәпкәчә учреждениядә балаларның булу режимы
        Көндәлек режим балалар бакчасында балалар 12 сәгать булуына исәпләп төзелгән. Режим билгеле бер мәктәпкәчә учреждениеның эшләвен исәпкә алып төзәтмәләр кертеп язылган. Режим моментларын тормышка ашырганда, баланың аерым үзенчәлекләре исәпкә алына.
        Җылы вакытка балаларның көндәлек режимы
        Эшчәнлекнең төре
        Икенче кечкенәләр төркеме

        (3-4 яшьлек)
        Балаларны кабул итү, тикшерү, мөстәкыйль уен эшчәнлеге,

        уеннар, хезмәт, иртәнге гимнастика( һавада)
        6.00- 8.25.
        Иртәнге ашка әзерлек, ашау вакыты.
        8.25 -8.45
        Урамга чыгарга әзерлек, оештырылган белем бирү эшчәнлеге, балаларның урамга чыгуы
        8.45 – 9.00
        Оештырган белем бирү эшчәнлеге: музыка // физкультура
        9.00-9.50
        Икенче иртәнге аш
        9.50 – 10.00
        Уеннар, урамга чыгарга әзерлек. Һавада булу,күзәтүләр, хезмәт. Һава һәм кояш процедуралары, уеннар
        10.00 -11.30

        Урамнан керү, су процедуралары
        11.30 -12.05
        Көндезге ашка әзерлек, дежур тору, ашау вакыты
        12.05 -12.30
        Йокыга әзерләнү, көндезге йокы.
        12.30-15.00
        Йокыдан уяту, йокыдан уяту гимнастикасы, чыныктыру, уеннар
        15.00-15.15
        Кичке аш.

        Бердәм һәм мөстәкыйль эшчәнлек, уеннар,аерым 15.25 -16.00
        15.15-15.25
        Урамга чыгарга әзерлек, һавада булу, су процедуралары, мөстәкыйль сәнгать эшчәнлеге, уеннар, балаларны өйләренә озату
        16.00 - 18.00

        Салкын вакытка балаларның көндәлек режимы

        Эшчәнлекнең төре
        Икенче кечкенәләр төркеме

        (4 -5 яшьлек)
        Балаларны кабул итү, тикшерү, уеннар, һавада булу, иртәнге гимнастика, дежур тору
        6.00–8.25
        Иртәнге ашка әзерлек, ашау вакыты
        8.25– 8.45
        Оештырылган белем бирү эшчәнлегенә эзерлек, уеннар
        8.45-9.00
        Турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге ( 10 минутлык тәнәфесне кертеп)
        9.00 - 9.50
        Икенче иртәнге аш
        9.50 – 10.00
        Һавада булу (уеннар, күзәтүләр, хезмәт)
        10.00 -11.50
        Урамнан керү, уеннар.
        11.50-12.05
        Көндезге ашка әзерлек, ашау вакыты.
        12.05-12.30
        Көндезге йокы.
        12.30-15.00
        Йокыдан уяту, чыныктыру, гигиеник процедуралар, уеннар.
        15.00-15.15
        Кичке аш
        15.15 -15.25
        Бердәм һәм мөстәкыйль эшчәнлек, уеннар, аерым һәм коррекцион эш.
        15.25 -16.15
        Һавада булу, балаларны өйләренә озату
        16.15 – 18.00
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

перейти в каталог файлов


связь с админом